2020 елның 23 ноябреннән 1 декабренә кадәр «Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» региональ проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә яшь фермер мәктәбен (алга таба - Мәктәп) үткәрә, ул кече хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы җитештерү эшчәнлеге өлкәсендә база компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
Мәктәп кысаларында әлеге тармакның әйдәп баручы экспертлары белән онлайн-дәресләр, шулай ук үзләренең бизнес-проектларын гамәлгә ашыруга грантлар алган республиканың уңышлы фермерлык хуҗалыклары буенча онлайн-экскурсияләр каралган. Катнашырга авыл җирлегендә яшәүче һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә яшь ягыннан чикләүләрсез үз бизнесын башларга теләүче муниципаль берәмлекләр вәкилләре (шул исәптән, кимендә бер ел эшчәнлек алып баручы эшкуарлар) чакырыла.
Мәктәп https://sschool.agropoliya.ru (гариза тутыру алдыннан алдан сайтта теркәлү узарга кирәк) мәгариф онлайн-платформасында узачак. Уку программасын узу нәтиҗәләре буенча (18 академик сәгать) катнашучыларга “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесеннән квалификация күтәрү турында сертификатлар биреләчәк.