«Здоровье просто» - Татарстанда яңа профилактик онлайн-проект старт ала

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

26 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты инициативасы белән, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә, «Здоровье просто» дигән яңа профилактик онлайн-проект старт ала.

Проектның максаты-халыкның санитар грамоталылыгын арттыру- йогышлы булмаган һәм социаль әһәмиятле йогышлы авыруларны профилактикалау.

Проектның форматы-атна саен «YouTube» - «Здоровье просто» каналында шәхси һәм иҗтимагый сәламәтлекнең актуаль темаларына туры эфирлар үткәрү. Һәр турыдан-туры эфир – сәламәтлек саклау өлкәсендә әйдәп баручы белгеч һәм медицина берләшмәсе вәкиле – танылган блогерлар, медиа-персоналлар, җәмәгать эшлеклеләре белән сайланган темага әйдәп баручы белгеч белән тере дискуссия.

26.11.2020 елда дискуссиянең темасы – “Күкрәк сөте ашатуның өстенлеге".

Чакырылган кунаклар:

- Фазлыева Ләйлә Ринат кызы - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары;

- Бабинцева Анна Анатольевна - ТР ССМ баш штаттан тыш неонатологы, Казан шәһ.

Сәламәтлек-кыйммәтле! Сәламәтлек-мөһим! Сәламәтлек-гади!

Сылтама өчен канал: https:/ / www. youtube. com/channel/UCronIH3BkoR4xhACePpUcZA

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International