Кече яшьтәге балаларның югалуын кисәтү буенча киңәшләр

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Бала югалуы турындагы хәбәр Һәр кешенең йөрәген тетрәндерә. Тарихларның зур өлеше тиз һәм имин тәмамлана, әмма гариза язган вакытта, кызганычка каршы, эшнең нәрсә белән тәмамлануын төгәл әйтеп булмый. Без һәр тапкыр максималь кыска вакыт эчендә мәгълүмат туплыйбыз, эзләнүгә җыену игълан итәбез һәм бәхетле финалга өметләнәбез. Ә бит күп очракта ата-аналар бу хәлдән котылып кала алыр иде.

Үз балагызга мондый бәла  кагылмасын өчен нишләргә? Баланы нәрсәгә өйрәтергә? Начар нәрсә турында уйларга кирәкме?

Белемдә-иминлек ачкычы. Без балаларны юл аша чыгарга, электр приборлары белән сак булырга өйрәтәбез, һәм моның белән аларны бәла-казадан иминиятләштерәбез.

Нишләргә?

1.  Балагызда телефон яисә трекер булсын.  Алар аша сез балагызның кайда икәнен белә алачаксыз.  Ул яисә кызыгызга кайда да булса барачакларын алдан хәбәр итеп әйтергә өйрәтегез. Кайчан кайтачакларын һәм соңга калганда шалтыратырга кирәклекне искә төшереп торыгыз.

2.  Кибеттә, урамда бер-берегезне югалтсагыз балагызны бер урында туктап торырга өйрәтегез.  Аңа аны  бер-берегездән аерылган урында эзлиячәгегезне аңлатыгыз . Бала сезне эзләп киткән очракта, эзләп табу вакыты озагаерга мөмкин.

3. Ярдәм сорарга өйрәтергә. Бу ситуациядә иң яхшы ярдәмчеләр – полиция хезмәткәрләре һәм балалар белән әти-әниләр. Нәтиҗәле ярдәм күрсәтү өчен  бала үз мәгълүматларын  белергә тиеш, ата-аналарның исем-фамилиясе һәм аларның телефон номерлары, өй адресын. Бу мәглүматларны аңлата алмаган  сабыйларны телефоныгызны күрсәтеп, язмалар һәм киемдәге нашивкалар белән тәэмин итәргә киңәш итәбез.

4. Баланы ачык  киемгә киендерергә. Әгәр анда контраст элементлары, аның шәхси, яктылыкны чагылдыручы элементлар булса, бу теләсә кайсы көнкүреш ситуациясендә ярдәм итәчәк:

- сез һәрвакыт балагызны тщрщзщдщн караганда да тизрщк табачаксыз;

- ачык кием-салым балага яшьтәшләре белән аралашуны җайга салырга ярдәм итә;

- катлаулы вәзгыятьтә контраст элементлары яки нинди дә булса шәхси кием элементлары сабыйны хәтта кара-ак видеокамералар язмаларында да тиз ачыкларга ярдәм итәчәк (барлык камераларның да яхшы рөхсәте һәм төсе юк);

- яктылыкны чагылдыручы элементлар сезгә дә, балага да, юл хәрәкәтендә катнашучыларга да тынычлык сакларга һәм фаҗигадән котылырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International