Буадан вокаль ансамбль «STAR-БУА» Республика конкурсы лауреаты булды

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

«Светофорик» балалар бакчасы «Домисолька» вокаль ансамбле «STAR-БУА» республика конкурсында III дәрәҗә лауреат булды.

Конкурс Татарстан Республикасы Мәдәният һәм сәнгать уку йортлары буенча республика методик үзәге тарафыннан «Буа муниципаль районы мәдәният Идарәсе» МКУ һәм Буа шәһәренең 1 нче балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә оештырылды. (Җитәкчеләре: Низамиева Г.В., Бурнашева Р. Г., Натфуллина Л. Ф., Әхмәтова Г. К.).

Балаларны һәм педагогларны котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International