Буа муниципаль районында яшәүче мөмкинлекләре чикле кешеләргә инвалидлар декадасы кысаларында бушлай мунча һәм чәчтарашханә хезмәтләре күрсәтеләчәк.
Чәчтараш хезмәтләре 2020 елның 1-5 декабрендә түбәндәге адрес буенча күрсәтелә:
Буа шәһәре, Р. Люксембург ур., 149, чәчтарашханә «ЭЗА»;
Буа ш., Вахитов ур., 71Б й., Татфондбанкның элеккеге бинасы, «Эконом» чәчтарашханәсе.
Вакыты: 8.00-18.00.
Мунча хезмәтләре 2020 елның 5 һәм 6 декабрендә Буа ш., Арефьев ур., 12 адресы буенча күрсәтелә.
Шимбә көнне 9.00-19.00
Якшәмбе көнне 10.00-19.00 сәгатьләрдә.
Хезмәт алу өчен үзең белән паспорт, инвалидлык турында белешмә, СНИЛС булырга тиеш.