"Преодоление" клубында «Бердәнбер әниемә» дигән бәйрәм открыткасы ясау буенча мастер – класс узды

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Әниләр көне- матур бәйрәм, ул безнең әниләребезгә мәхәббәт, хөрмәт һәм рәхмәт белдерү өчен тагын бер сәбәп.

Шул уңайдан Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы «Преодоление» клубы әгъзалары белән берлектә «Бердәнбер әниемә» дигән бәйрәм открыткасы ясау буенча мастер – класс уздырды.

Балалар төсле кәгазьдән, кайчы һәм җилем кебек гади җыелмалар ярдәмендә дулкынландыргыч котлаулар белән открыткалар ясадылар. Балалар әниләренең мондый матур бүләк белән ничек сөенүләре турында актив фикер алыштылар. Чөнки һәр әни өчен иң кыйммәтле бүләк-бала үз күңеленең бер өлешен салган бүләк.

Мондый чаралар газиз әниләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International