Имтиханнарда – яңалыклар

2013 елның 16 марты, шимбә
Быел чыгарылышлар өчен бердәм дәүләт имтиханнарында берникадәр яңалыклар бар.  Алар белән район мәгълүмати-методик үзәк директоры урынбасары, БДИ үткәрү буенча җаваплы координатор Рамил ФӘХРЕТДИНОВ таныштырды.
– Быел Рособрнадзор беренче тапкыр барлык фәннәр буенча минималь чик бусаганы билгеләде. Рус теле, физика, химия, биология өчен ул 36, математика өчен – 24, информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр өчен – 40, җәмгыять белеме буенча – 39, география өчен – 37, тарих һәм  рус әдәбияты өчен – 32, чит телләр буенча 20 баллга тиң. Кайбер фәннәрнең контроль-үлчәү материалларының биремнәрендә үзгәрешләр бар. Рус теле, рус әдәбияты, тарих фәннәрендә алар аеруча сизелерлек. Тарих катлауланды. Рус теле буенча В өлешендә биремнәр саны артты. Шул сәбәпле рус теленә бирелүче вакыт, 30 минутка арттырылып, 210 минутка җиткерелде. 4 сәгать вакыт бирелүче предметлар буенча имтихан вакыты, СанПиН таләпләренә туры китереп 5 минутка кыскартылды, ягъни 240 минуттан 235кә калдырылды.
 – 1 мартка чыгарылышлар бердәм дәүләт имтиханнарын сайлауны төгәлләделәр. Алар кайсы предметларга өстенлек бирәләр?
– Алдан шунысын әйтергә кирәк, быелгы 335 чыгарылышның, шул исәптән 3 кичке мәктәпне тәмамлаучының 334е бердәм дәү-ләт имтиханы, берсе, сәламәтлеге чикләнгән булу сәбәпле, дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырачак. Аларга медицина училищесын тәмамлаучы һәм алдагы еллар чыгарылышларыннан 18 кеше кушылачак. Аерым фәннәргә килгәндә, мәҗбүри рус телен 348, математиканы 342 чыгарылыш тапшыра. Сайланганнар буенча техник юнәлешкә игътибар арту сизелә: физиканы 151 укучы сайлады. Иң күбе – 213 кеше җәмгыять белеме, 86 укучы тарих, 72се – биология, 48е – химия, 13е – рус әдәбияты, 12се – география, 9ы – информатика, 7се  инглиз теле буенча бердәм дәүләт, 2 укучы татар те-ле буенча бердәм республика имтиханы бирәчәк. Чик бусагадан күбрәк баллар җыючылар документларын, алдагы еллардагы кебек, өч белгечлек буенча биш уку йортына тапшыра ала. Имтиханнарга, вузларда таләп ителүче фәннәр исемлеге турында барлык мәгълүматны Россия мәгарифенең www.edu.ru порталында алырга була.
- Рамил Фарукович, имтиханнар кайчан башланачак?
- Төп вакыт рус теле белән 27 майда старт ала. 30 майда ул информатика, биология, тарих, 3 июньдә – математика, 6сында – чит телләр, физика, 10ында – җәмгыять белеме, химия, 13ендә география, рус әдәбияты буенча узачак. 15 һәм 17 июнь берничә имтиханы бер көн-гә туры килүчеләр, 18е – рус теленнән, 19ы математикадан чик баллны узмаучылар өчен резерв көннәр итеп билгеләнде. Мәҗбүри фәннәр буенча бу хокук икесенең берсен тапшыра алмаганда гына бирелә. 
Имтихан тапшыру процедурасы елдан-ел катгыйлана. Моңа кадәр мәҗбүри имтиханнардан куылучыга аны кабат тапшыру мөмкинлеге бирелсә, быел ул бетерелә. Шуңа өстәп штраф та түләттерелә, шул исәптән аудиториядә оештыручыдан да. Кызганычка каршы, андыйлар ел саен була. Былтыр 3 укучы чыгарылган иде. Имтихан вакытында кесә телефоннарын файдалануны булдырмау максатында (гәрчә аны алып керү бө-тенләй тыелса да) махсус тавыш йоткычлар, видеокамералар урнаштыру, металл эзләгечләр куллану күздә тотыла. 
Бу тәртип тугызынчыдан соң дәүләт  йомгаклау аттестациясе тапшыручыларга да кагыла. Үзәкнең методисты, дәүләт йомгаклау аттестациясе өчен җаваплы Илсөяр Заһретдинова әйтүенчә,  быел тугызынчыны 524 укучы тәмамлый. Аларның 5есе, сәламәтлекләренә бәйле рәвештә, имтиханны үз мәктәпләрендә җиңелерәк режимда тапшырачак. Монда яңалык  барлыгы 5 имтихан тапшырырга тиешлектән гыйбарәт, 3се мәҗбүри (рус теле, математика, татар теле (чуаш теле), 2се – сайлау буенча. Яңа форма буенча җәмгыять белемен 78, биологияне – 42, физиканы – 29, географияне – 26, информатиканы – 14, химияне – 6, тарихны һәм инглиз телен 4әр, татар телен 2 номерлы лицейдан 3 укучы,  традицион формада физкультураны 333, сәнгатьне 242, татар әдәбиятын 230 укучы тапшырачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International