Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Бигрәк оста хезмәткәрләр
2013 елның 16 марты, шимбә
Авыл җирлекләре секретарьлары халыкның гозерләрен тыңлап, хәл итеп, тау-тау кәгазь документлар тутырып, аралап, төрле тантаналар оештырып кына калмыйлар, үзләре дә чын иҗат кешеләре икән бит. Бу сәләтләрен алар Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ЗАГС бүлегендә үткәрелгән “Ягез әле, хезмәткәрләр!” конкурсында “ачып салдылар”.
Җәмгыятьтә һәм гаиләдә ана ролен пропагандалауга, гаилә традицияләрен саклауга, талантлы, иҗади эшләүче секретарьларны ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә, һөнәри осталыкларын камилләштерүгә, алдынгы тәҗрибәне таратуга багышланган әлеге чара муниципаль район башлыгы урынбасары Валерий Егоровның бәйрәм котлавыннан башланып китте. Сергей Восканян “Букет” җырын сузуга залга велосипедта бер кәрҗин чәчәкләр белән кечкенә Кәрим килеп керде. Аңа апаларга чәчәкләр өләшергә ир-ат авыл җирлекләре башлыклары булышты.
Хезмәтчелек ветераны Гөлфия Сафина, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлназ Хәкимова ирештергән котлаулардан соң ярышларга старт бирелде. “Яз”, “Чәчкәләр”, “Кырмыскалар” командаларына бүленгән секретарьлар – Адав-Толымбайдан Айгөл Хөсниева, Алшихтан Елена Тихонова, Бик-Үтидән Руфия Гыйззәтова, Зур Фроловодан Вера Антипова, Боерганнан Ирина Малышева, Кыяттан Резеда Фәйзуллова, Яңа Тинчәледән Ләйсәния Мифтахетдинова, Норлаттан Гөлнара Хөснетдинова, Ырыңгыдан Светлана Баскакова, Кырык Садактан Флера Миңнегалиева, Иске Суыксудан Рәмзия Әхсәнова, Иске Тинчәледән Лилия Сафина, Тимбайдан Светлана Тюплина, Килдураздан Айгөл Галәветдинова, Яшевкадан Наталья Тиханова алып баручы Рөстәм Әхмәдуллов бәйгене игълан итүгә бер-берсен уздыра-уздыра командалары эмблемаларын яклап, девизларын әйттеләр, җыр башкардылар, канатлы сүзләр әйттеләр, бишек җырлары башкардылар, үзләре пешереп килгән милли ризыкларны мактадылар, рецептлары белән бүлештеләр. Алгарак китеп әйтәм: соңыннан барысы бергә алар белән тәмләп чәй эчтеләр. Әле тагын төп эшләрендә кирәк булган туй, юбилей даталарын искә төшерергә, документлар тутыру буенча җаваплар бирергә, төрле тантаналар үткәрергә дә туры килде. “Тән язып” төрле халык биюләрен дә биеделәр. Ярдәмгә залда утыручы ир-атлар да килде. Иң авыры иң гади конкурс – йөрәк формасында пазллар җыю булды. Хәер, монда да югалып калмады секретарьлар. Әнә, Ләйсәния: “Безнең эшебез кәгазь йөрәкләр ябыштыру түгел, ә чын йөрәкләрне кавыштыру”, - дип, тапкыр сүзгә осталыгын күрсәтте.
В. Егоров җитәкчелегендәге жюри соңгы нәтиҗәне чыгарган арада С. Восканян, Ленар Салихов җырладылар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мөдәррис Гайфуллинның “Эх сез, матур кызлар” җыры да алкышларга күмелде.
Һәр өч команда да бертигез баллар җыйды. Моның белән һәркем килеште. Ә һәр катнашучы төрле номинацияләр буенча җиңүче, дип табылды һәм бүләкләнде. Авыл җирлекләре башлыклары да бүләкләр әзерләгән иде.
Барысы да яхшы кәеф, уңай тәэсирләр алып, мондый кичәне киләчәктә кабат үткәрергә кирәк, дигән фикердә калып таралыштылар.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан: төнлә 7-12 м/с, урыны белән 15-17 м/с, көндез һәм кичен 15-20 м/с, урыны белән 26 м/с.
25
апрель, 2026 ел
2026 елның 26 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр ява, төнлә һәм иртән юеш кар аерым районнарда. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 6-11 м/с, урыны белән 15-17 м/с тизлектә.
24
апрель, 2026 ел
2026 елның 25 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Яңгыр, төнлә һәм иртән юеш кар аерым районнарда. Җил, төньяк-көнбатышка күчеп, көньяктан: төнлә 7-12 м/с, урыны белән тизлеге 17 м/с кадәр; көндез 9-14 м/с, тизлеге 16-21 м/с.
23
апрель, 2026 ел
Татарстанда 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелде
Узган еллар статистикасы шуны күрсәтә: язгы чор башыннан йорт яны кишәрлекләрендә, кырларда һәм чокырларда чүп-чар һәм коры үлән яндыруга сәбәп булган янгыннар саны арта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз