Буа студенты Зилә " Татар кызы " конкурсының финалына узды.

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Тәтеш муниципаль районында Бөтендөнья татар конгрессының төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган "Татар кызы" халыкара конкурсының зона этабы узды. Конкурс 5 конкурсант арасында үткәрелде. Кызлар 6 критерий буенча ярыштылар. Буа районы данын ветеринария техникумы студенты, "Ак калфак" оешмасы әгъзасы Зилә Заһидуллина яклады. Аның һәр чыгышы аерым бер нечкәлек һәм тырышлык белән әзерләнгән иде. Жюри безнең конкурсантыбызны югары бәяләде һәм ул республика этабы финалына узды.

Конкурска әзерләнүдә сәнгать мәктәбе укытучысы Мусина Камилә Салих кызы, мәдәният йорты методисты," Ак калфак " оешмасы җитәкчесе Гайнуллина Нурия Фәһим кызы ярдәм итте.

Зиләгә алдагы ярышларда уңышлар телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International