Инвалидларның халыкара көнендә, 2020 елның 03 декабрендә, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Медицина-социаль экспертизасы Баш бюросы вәкилләре төгәл мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк. «Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71. Сез шулай ук үз сорауларыгызны WhatsApp ка 7 (939) 345-37-50 телефоны номеры буенча җибәрә аласыз. Консультация вакыты: 09.00 дән 16.00 гә кадәр