Бүген дүртенче чакырылыш Буа шәһәр Советының 4 нче утырышы барышында Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Рафис Галәветдинов билгеләнде.
Шулай ук утырыш барышында депутатлар тарафыннан 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына Буа шәһәре бюджеты проекты каралды һәм Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Буа шәһәре муниципаль берәмлегендә гавами тыңлауларны (җәмәгать фикер алышуларын) оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмә расланды.
Депутат корпусы тарафыннан үзара салым җыюга, шәһәрне төзекләндерүгә һәм санитар чистартуга кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды.