Бүген «Яшүсмер» клубы кысаларында Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы «Алтын җеп» технологиясе буенча видеодәрес үткәрде. Дәрестә катнашучылар «джут филигране» техникасында сувенирлар ясарга өйрәнделәр. Бүген, әлеге техниканы кулланып, балалар булачак "әниләр көне"нә бүләкләр әзерләделәр. Әлеге технология ярдәмендә белгечләр яшүсмерләрнең иҗади мөмкинлекләрен киңәйтә, вак моториканы, иҗади карашны һәм фантазияне үстерә.