Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм узды

2020 елның 28 ноябре, шимбә

Чакырылган кунакларны Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов котлады: "Әни – җирдә иң матур сүз, ә бөек ана хезмәте һәрвакыт иң мактаулы һәм әһәмиятле булачак. Бу бәйрәм көнендә герой-аналарга, ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга  икенче ана булганнарга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Сезгә Ана бәхете, нык сәламәтлек, иминлек һәм барлык теләкләрнең тормышка ашуын телибез. Сезнең фидакарьлегегез, сабырлыгыгыз һәм гаилә иминлеге өчен тырышлыгыгыз балаларыгыз һәм оныкларыгыз  тарафыннан кайгыртучанлык һәм рәхмәт белән кайтсын".

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә районда 265 бала туган, өстәвенә, сабыйларның күбесе (73%) - икенче һәм аннан соңгы балалар. 450дән артык Буа гаиләсе 3 һәм аннан күбрәк балигъ булмаган балаларга ия. Шулай ук районда 60 гаилә бар, алар 106 ятим балага шатлык бүләк иттеләр. Сәхнәдән балалар котлаулары, әниләр турында иң яхшы җырлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International