Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы районара инспекциясе милек салымнарын түләүгә бер көн калып баруын искә төшерә

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

ХӨРМӘТЛЕ САЛЫМ ТҮЛӘҮЧЕЛӘР!

1 декабрьгә кадәр гражданнарга түләргә кирәк:

·        физик затлар милкенә салым

·        җир салымы

·        транспорт салымы

·        салым агенты тотып калмаган физик затлар кеременә салым  

Салым түләү теркәү органнарыннан (Росреестр, ЮХИДИ, ГИМС һ.б.) кергән мәгълүматлардан, шулай ук физик затларның керемнәре турында 2-НДФЛ формасы буенча белешмәләр нигезендә башкарыла.

Салым хәбәрнамәләре почта аша, ә «Физик затлар өчен шәхси кабинет» тан файдаланучыларга турыдан - туры шәхси кабинетка җибәрелә.

Кирәк булган очракта, салым хәбәрнамәсен  теләсә кайсы салым органына яки «Минем документлар»  КФҮнә гариза белән мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.

Салым хәбәрнамәләре җибәрелми:

·         ташлама булыы аркасында салым исәпләнмәсә;

·       хәбәрнамәдә салым суммасы 100 сумнан ким булса.

Салым хәбәрнамәсендә дөрес булмаган мәгълүматлар табылганда, бу хакта салым органына теләсә нинди уңайлы ысул белән (шәхсән, почта аша, Россия Федераль салым хезмәте сайты яки шәхси кабинет аша) хәбәр итәргә кирәк.

Салымнарны түләргә мөмкин:

·        «Физик затлар салымы» мобиль кушымтасы аша

·        «Физик затлар өчен шәхси кабинет» аша

  • Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы ярдәмендә

 

  • бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша

   - түләү терминаллары, банклар һәм почта бүлекләре аша.

Тулырак мәгълүмат сайтта nalog.ru -8-800-222-22-22 телефоны буенча.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International