Буа районы командасы ТР чемпионатының көмеш призерлары булды.

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

25-29 ноябрьдә Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасының "Сәламәтлек"XVII авыл Спартакиадасы программасы буенча авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының финал ярышлары узды. Турнирда 7 команда катнашты. Өч уен көне нәтиҗәләре буенча Буа районы командасы икенче урынны алды. Спортчылар уеннарда катнашу һәм Буа данын яклау мөмкинлеге биргән район җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерәләр

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International