БУА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ "РАЙОН МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ" ЯҢА ПРОЕКТ БАШЛАП ҖИБӘРӘ

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Игътибар! Буа муниципаль районының «Район мәдәният йорты» муниципаль бюджет учреждениесе Кыш Бабай һәм Кар кызы парадын үткәрү турында «Бәллүр таяк» дигән яңа ПРОЕКТ башлап җибәрә. Россия зур һәм күп милләтле ил, шуңа күрә Кыш бабайларыбыз да күп. Бөек Устюгта Кыш бабайның оныгы Кар Кызы белән яшәвен һәр сабый белә. Һәр Россия төбәкләрендә балаларның теләкләрен үти торган милли тылсымлы Яңа ел геройлары бар, без барлык Кыш Бабай һәм Кар кызларын "Бәллүр таяк" конкурсында катнашырга чакырабыз.

Фестиваль-конкурс-хезмәттәшләр һәм тамашачылар арасында билгеле бер сәнгать төре өлкәсендә талантлы кешеләрнең казанышларын һәм осталыкларын күрсәтә торган, иҗатны популярлаштыруга һәм үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә торган бәйрәм чарасы. Әлеге нигезләмә Кыш Бабай һәм Кар кызларының «Бәллүр таяк» фестиваль-конкурсын оештыру һәм үткәрү тәртибен, шартларын билгели. Фестиваль-конкурс төрле һөнәр вәкилләре арасында конкурент өстенлекләрен ачыклау максатыннан үткәрелә. Фестиваль-конкурс - 2020 елның 31 декабрендә Буа шәһәренең Үзәк паркында үткәрелә. Фестиваль-конкурста катнашучылар грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр ала. Җиңүчеләр (пар Кыш Бабай һәм Кар кызы) күчмә кубокны алалар, ул киләсе елга җиңүчеләргә тапшырыла. Гаризалар 2020 елның 30 ноябренә кадәр электрон адрес буенча  teatr.rdkmail.ru  кабул ителә. Телефон 8-84374- 3- 21 – 09

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International