Буада балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Кичә Буа муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Киңәшмәгә барлык структуралар һәм ведомстволар вәкилләре чакырылган иде. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше, районда җинаятьчелек һәм хокук бозуларның торышы, гомуми белем бирү учреждениеләрендә мәктәп эчендә контроль оештыру һ. б. турында чыгышлар тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International