Тормыш мәшәкатьләре кайчакта безне үзенә йотып алса да, мөһим даталар әйләнә-тирәдә яшәүче кешеләргә дә игътибар кирәклеген искә төшерә.
Бүген, 1 декабрьдә инвалидлар декадасы старт алды. Матур традиция буенча бу вакыт аралыгында без физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәм аларны караган затларга ярдәм итәргә тырышабыз. Инвалидлар декадасы кысаларында район башлыгы мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнгән гаиләләрдә булды. Ранис Камартдинов ата-аналар белән аралашты, шундый гаиләләрнең теләкләрен ишетте. Ел саен төрле гаиләләр иң кирәкле ярдәмне алалар. Бүген дә 4 гаиләгә шундый ярдәм ясалды. Аларга кер юу машинасы, ноутбук, карават һәм махсус матрас бүләк иттеләр.