Җиде яшьлек Владислав бүген көтелмәгән һәм бик кадерле бүләк - планшет алды.

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Бүген «Мәрхәмәт — Милосердие» берләшмәсе инициативасы белән оештырылган «Игелек кыл» хәйрия акциясе кысаларында, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенә нигез салынуның 19 еллыгына багышланган селектор киңәшмәсендә Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов мөмкинлекләре чикләнгән балага планшет тапшырды. Владимирга 7 яшь, ул күп балалы гаиләдә тәрбияләнә, әнисе Нина Захарова  30 ел Теңкәш авылында мәдәният йорты җитәкчесе булып  эшли. Ире белән дүрт бала үстерәләр. «Бу безнең гаиләдә үзенчәлекле бала, Влад бик игелекле, ярдәмчел һәм сәләтле малай. Быел ул беренче сыйныфка бара. Безнең мәктәптә коррекция сыйныфы каралмаганлыктан, өйдә укыйбыз, һәр көнне укытучы өйдә укыта. Бүләк ителгән планшет безгә укуда  бик зур ярдәм итәчәк, улым өчен үсеш бирүче программалар урнаштыру мөмкинлеге булачак», - ди Нина Валерьевна. «Безнең вакытта гаджетлардан  башка көндәлек тормышны күзаллап та булмый һәм  ул бер вакытта да артык түгел, ә дүрт һәм аннан да күбрәк бала булган гаиләләрдә, бигрәк тә. Чөнки бу укырга гына түгел, үсешкә дә ярдәм итә», — дип билгеләп үтте Ранис Рафис улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International