Ана капиталыннан айлык түләү алучы гаиләләр өчен

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) хәбәр итә, ай саен ана капиталыннан түләүләр билгеләү тәртибе 2021 елның 1 мартына кадәр озайтылды.

Исегезгә төшерәбез, керемнәр турында гариза һәм документларны өч тапкыр тапшырырга кирәк, чөнки түләү баланың 1 яшь, 2 яш, ә аннан соң 3 яшь вакытына билгеләнә. Яңа закон бу тәртипне туктата, түләүләр документлар тапшырмыйча гына башкарылачак. Элемтә өчен мәгълүмат булган очракта, РПФның территориаль органнары гаиләләр белән бәйләнә һәм ана капиталыннан айлык түләүне озайту турында килешү акты төзи.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, айлык түләү сорап мөрәҗәгать итү беренче тапкыр булса, керемнәр турында мәгълүматларны Пенсия фондының клиент хезмәтенә тапшырырга кирәк булачак.

 "2020 елның июненнән айлык түләүләрне рәсмиләштергәндә керемнәрне исәпкә алу тәртибе үзгәрде: элегрәк тә керемнәр турындагы мәгълүматларны 12 ай эчендә тапшырырга кирәк, әмма бу чорны исәпкә алу гариза бирелгән көнгә кадәр 6 айдан башлана»,- дип искәртте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Татарстанда айлык түләү күләме 9373 сум тәшкил итә. Аны алу хокукына РФ территориясендә даими яшәүче гаиләләр ия, әгәр дә:

икенче бала һәм әни – Россия Федерациясе гражданнары булса;

икенче бала гаиләдә 2018 елның 1 гыйнварыннан туса;

Гаиләнең бер әгъзасына туры килгән керем күләме узган елның II кварталына Россия Федерациясе субъектында билгеләнгән эшкә яраклы халыкның 2 тапкыр яшәү минимумы күләменнән (20 170 сум) артмый.

Ана капиталыннан айлык түләү өчен гаризаны РПФ сайтында шәхси кабинетта электрон рәвештә бирергә мөмкин www.pfr.gof.ru дәүләт хезмәтләре порталында www.gosuslugi.ru шулай ук алдан язылу буенча РПФ бүлегендә яки КФҮтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International