"Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе" технологияләрен гамәлгә ашыру кысаларында социаль хезмәткәрләр белән индивидуаль дәресләр уза

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәткәрләр, туганнары, сиделкалар белән шәхси дәресләр үткәрәләр. Чираттагы дәрестә белгечләр карауны оештыру буенча гамәли күнекмәләр, авыр авыручыларны күчерү ысуллары белән, реабилитацияләүнең техник чаралары белән таныштырдылар. Мондый дәресләр өлкән яшьтәге кешеләрне караучыларга һөнәри белем бирү максатларында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International