2020 елда Вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра.
2020 елның 4 декабрендә 15.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында дәрес узачак:
Дәресне Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле үткәрәчәк.
Дәрестә катнашу өчен 89991579442 телефоны буенча язылырга кирәк (моның өчен WhatsAppтан сезнең ФИА һәм элемтә өчен телефон номерын яки смс-хәбәр кирәк җибәрергәкирәк) (контактлы зат:
Гәлиуллина Аделина Илдар кызы) һәм билгеләнгән вакытта Zoom конференциясенә сылтама буенча тоташырга кирәк, ул сезгә соңрак җибәреләчәк.
Шулай ук хәбәр итәбез, сез, алдан ук кыска сорау да җибәрә аласыз, электрон адрес: Adelina.Galiullina@tatar.ru
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәресләре Россия Федерациясендә балачак унъеллыгына багышланган, «18 яшьтән өлкәнрәк инвалид һәм инвалид балаларның үз мәнфәгатьләрен вәкиллеккә мохтаҗ булган һәм башка төрле хокук бозулар булган ата-аналарының Бөтенроссия оешмасы» булышлыгы белән үткәрелә.