2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны уртак кабул итү практикасы дәвам итә. 2020 елның 16 декабрендә 14.00-16.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе А.Ф. Закиров видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итәчәк. Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә һәм Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесенә республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү ярдәмчеләренә «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак. Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең Иҗтимагый ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.