Хөрмәтле күпфатирлы йортларда яшәүчеләр, Сезгә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында исегезгә төшерәбез. Янгын килеп чыкмасын өчен:
- электр үткәргечләрнең, сүндергечләрнең, розеткаларның төзеклеген күзәтеп барыгыз;
- стандарт булмаган (кулдан ясалган) электр җылыту приборларын кулланмагыз;
- өйдән киткәндә, барлык газ җиһазлары һәм электроҗылыткыч приборлары сүндерелгәнлеккә тагын бер кат инаныгыз;
- өйне җылыту газ плитәләрен кулланмагыз;
- йортларда уттан ялкынсынучы сыеклыклар һәм шартлаткыч әйберләр сакламагыз;
- шырпы һәм кабызгыч приборларны балалар ала алмаслык урыннарда саклагыз;
- балконнар, лоджияләр һәм гомуми кулланылыштагы урыннарны (баскыч күзәнәкләре) чүп-чар, иске мебель урнаштырмагыз, янучы предметлар белән пычратмагыз;
- сүндерелмәгән шырпы һәм тәмәкене балкон һәм тәрәзәләрдән ташламагыз, чөнки алар балконнарга һәм күршеләренең тәрәзәләренә эләгеп, янгынга китерә алалар.;
- йорт яны территориясенә шәхси автомобильләр куймагыз, чөнки бу янгын вакытында янгын сүндерү машиналарының керүенә киртә булып тора
Гражданнар! Йортыгызны янгыннан саклагыз!
Янгын чыккан очракта кичекмәстән янгын сагы чакыртырга кирәк
01 яки 101!