Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә алу өстенлекләре

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле салым түләүчеләр!

 

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә алу өстенлекләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

а) хезмәт күрсәтүләр алуга бәйле мәгълүмат алуда файдалану мөмкинлеге;

б) дәүләт һәм муниципаль хезмәтне алу процедураларын гадиләштерү;

б) хезмәтләр алуга бәйле вакытлы чыгымнарны кыскарту;

в) гражданның үз гаризасы буенча һәр эш этабында мәгълүматлылыгы;

г) йорт яисә эш компьютерыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү турында гариза бирү мөмкинлеге;

д) электрон документлар әйләнеше системасын кертү нәтиҗәсендә бюрократик чәнечкеләрне бетерү;

е) түрәләр белән шәхсән аралашу вакытында барлыкка килә торган коррупция куркынычларын киметү.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтне электрон рәвештә алу өчен, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы - бу дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүне тәэмин итә торган дәүләт мәгълүмат системасы, шулай ук мөрәҗәгать итүчеләрнең Интернет челтәреннән файдаланып тарату өчен билгеләнгән һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр реестрларын алып баруны тәэмин итә торган дәүләт һәм муниципаль мәгълүмат системаларында урнаштырылган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр турындагы белешмәләргә керүе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International