Буа районында инвалидлар декадасы башланды

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Ел саен декабрь башында Буа муниципаль районы территориясендә мондый кешеләргә аерым игътибар билгесе белән Бөтенроссия инвалидлар декадасы уза. Бу сәламәтлеге начар булган, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларына игътибарны юнәлтү өчен тагын бер мөмкинлек.

Буа муниципаль районында 4633 инвалид яши, шулардан 141 бала. Бу көннәрдә дәүләт социаль хезмәтләре төрле чаралар һәм хәйрия акцияләре оештыра һәм үткәрә.

1 декабрьдән 5 декабрьгә кадәр сәламәтлеге чикләнгән кешеләр өчен бушлай мунча һәм чәчтарашханә хезмәтләре күрсәтелә. Ә балаларга баллы бүләкләр тапшырылачак.

Кешеләргә, бигрәк тә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә көчебез җитә - гамәлебез, җылы сүзебез, яхшы елмаюбыз белән аларда яшәү шатлыгын саклап калыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International