Партиянең Төбәк башкарма комитетында «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенә нигез салынуның 19 еллыгына багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә «Ел лидеры – 2020 » республика конкурсына йомгак ясалды, «Традицияләргә тугрылык өчен» номинациясендә җиңүче дипломы белән Буа шәһәре Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Җәләлов Рәфыйк Гали улы бүләкләнде.
Рафыйк Гали улы район һәм республиканың иҗтимагый тормышында актив катнаша. Ул партиягә 2002 елда беренчеләрдән булып керде, «Бердәм РОССИЯ» партиясе оешкан көннән бирле ул Буа җирле бүлекчәсен җитәкләде, хәзерге вакытта ул «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары, җирле сәяси Совет әгъзасы булып тора.
Рафыйк Гали улының гомере һәм һөнәри эшчәнлегенең төп өлеше туган ягы Буа районы һәм Буа шәһәре белән бәйле. Аның исеме белән бик күп беренчел проектлар эшләнгән. Төп үзенчәлеге-үзенә ышанып тапшырылган оешманы лидерлык позицияләренә чыгару. Бюджет акчаларын экономияләүнең финанс дисциплинасын ныгыту һәм инновацион проектларны гамәлгә кертү аша аларның кайберләре бүген бөтен Россия буенча таратылды.
Рафыйк Гали улын лаеклы бүләге белән котлыйбыз!