БУА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНДА КОРРУПЦИЯ ТОРЫШЫ ТУРЫНДА ХАЛЫКТАН СОРАШТЫРУ

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан игълан ителгән һәм ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, 2020 елга муниципаль программаны тормышка ашыру кысаларында Буа муниципаль районында коррупция турында халык фикерен өйрәнү буенча сораштыру үткәрелә, ул 2020 елның 20 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Анкета аноним. Анда исем ккүрсәтелми. Барлык алынган мәгълүматлар гомумиләштерелгән формада гына кулланылачак.

Сораштыру формасы Буа муниципаль районы сайтының «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә «Җәмәгатьчелек фикерен сораштыру, анкеталаштыру» - «Буа муниципаль районында коррупция торышы турында халык арасында сораштыру» бүлекчәсендә урнаштырылган. https://buinsk.tatarstan.ru/opros-naseleniya-o-sostoyanii-korruptsii-v-buinsko.htm - тикшеренү онлайн режимда уза.

Безнең торак пунктта коррупция белән эшләр торышы турында сезнең шәхси фикерегезне белү мөһим. Бу белем җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, коррупциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән дәүләт органнарының эшен яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча муниципаль дәрәҗәдә аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән идарә карарлары әзерләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International