14 декабрьдә гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак. Кабул итү алдан язылу буенча башкарылачак.

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

2020 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Буа муниципаль районында кабул итү ТР, Буа ш., Жорес ур., 110а йорт адресы буенча уздырылачак. җирле үзидарә органнары компетенциясенә «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 06.10.2003 ел, №131-ФЗ Федераль законның 15 статьясы нигезендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү керә.

Кабул итү 8(84374) 3 56 41 телефоны буенча (карантинда, үзизоляциядә  булмаган мөрәҗәгать итүчеләр өчен, аларның перчатка һәм битлекләрдә булулары шарт), санитар-эпидемиягә каршы (профилактика) һәм чикләү чараларын үтәп, алдан язылу буенча башкарыла.

Кирәк булган очракта, мөрәҗәгать итүче алдан әзерләп, үзе белән алып килеп,  язмача мөрәҗәгать тә бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International