Буада «Обелискка юл» акциясе узды.

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Билгесез солдат көне алдыннан районның авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары, авыл активын җәлеп итеп, юлларны һәм мемориаль объектлар янындагы территорияләрне кардан чистарттылар. Бу эшләр районның 83 истәлек-мемориаль корылмасы янында башкарылды.

Шул рәвешле, хәзерге буын 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык сугышчыларга рәхмәт белдерә һәм аларның батырлыгы онытылмавын күрсәтә.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә 3 декабрьдә Россиядә Билгесез Солдат көне билгеләп үтелә. Бу көн илебез территориясендә яки аннан читтә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, танылган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә кертелде. Әлеге дата, Бөек Ватан сугышында һәлак булган билгесез совет сугышчысын 1966 елның 3 декабрендә Мәскәү Кремле диварлары янында Александровский бакчасында күчереп җирләү белән бәйле.

Шул уңайдан иртәгә Буа муниципаль районында Мәңгелек утка чәчәкләр салу буенча чаралар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International