Бүген Буа шәһәрендә авыл хуҗалыгы җитештерү алдынгыларын хөрмәтләделәр

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, «Ак Барс» Холдинг компаниясе генераль директорының агросәнәгать комплексы буенча урынбасары Камил Галиев катнашты.

Авыл хезмәтчәннәренең, авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгыларының Мәдәният үсеше үзәге залында җыелган хөрмәтле кунакларны һәм атаклы  ветераннарны район башлыгы Ранис Камартдинов сәламләде: «Буа муниципаль районы Татарстан Республикасы районнары арасында тулаем авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча алдынгыларның берсе һәм республикада ит, сөт, ашлык, шикәр чөгендерен иң күп җитештерүчеләрнең берсе булып тора. 2020 елның беренчел нәтиҗәләре буенча чагыштырма бәяләрдә авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем үсеше 105% тәшкил итәчәк, агымдагы бәяләрдә ул 6 млрд. 205 млн. сумга җитәчәк. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән акча күләме 5 млрд. 518 млн. сум, үсеш 6 процент, ягъни 326 млн. сум “плюс” белән тәшкил итәчәк.

Игенчеләр агымдагы елда 235 мең тонна ашлык һәм кузаклы культуралар җыеп алуны тәэмин иттеләр. Татарстан Республикасы муниципаль районнары арасында бу иң зур күрсәткеч», - дип билгеләп үтте район башлыгы һәм барысына да профессиональлек һәм үҗәтлек өчен рәхмәт җиткерде.

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ленар Наил улы район эшчәнлеге нәтиҗәләрен уңай бәяләде, барысына да намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларын һәм Мактау грамоталарын, акчалата премияләр тапшырды һәм аларга алга таба уңышлар теләде.

Ел йомгаклары буенча иң яхшы хуҗалыклар дип «Авангард» агрофирмасы, «Заря» һәм «Кыят» хуҗалыклары танылды.

Авыл хуҗалыгы җитештерүенең барлык алдынгылары дипломнар, акчалата премияләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International