Яңа елга бурычларсыз!

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

2020 елның 1 декабрендә салым агенты тарафыннан тотылмаган һәм салым хәбәрнамәсенә кертелгән НДФЛны түләү, мөлкәт, җир, транспорт салымнарын түләү өчен билгеләнгән срок чыкты.

Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында әлеге срок чыкканчы салым түләүче бурычын үти алмаса, салым инспекциясе моны якын арада эшләргә тәкъдим итә.

 

Салым түләүдә бурычыгыз барын белү түбәндәгеләр аша мөмкин:

 

- Россия Федераль салым хезмәте сайтында һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында салым түләүченең шәхси кабинеты аша онлайн; www.gosuslugi.ru;

- шәхсән, салым инспекциясенә килгәндә;

-  КФҮнең теләсә кайсы бүлеге аша. 

Салым буенча бурычыгыз булса түбәндәге ысулларны файдалана аласыз:

 

• Россия Федераль салым хезмәте сайтында Салым түләүченең шәхси кабинетында яки «Физик затларның салымнарын һәм пошлиналарын түләү» сервисы ярдәмендә;

• дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша www.gosuslugi.ru;

• шәхсән, банк яки почта бүлекчәсе аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International