Дәүләт программалары гамәлдә булган чорда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан 5 920 ташламалы ипотека һәм 881 авыл ипотекасы теркәлгән.
Агымдагы елның апреленнән ставка белән старт алган ташламалы ипотекага ихтыяҗның иң зурысы октябрьдә булган, ул вакытта 1492 ипотека теркәлгән, ноябрьдә - 920.
Иң күп ташламалы ипотека элеккечә эре шәһәрләрдә теркәлә. Әйтик, Казанда программа эшли башлаганнан бирле 4 272 ипотека теркәлгән, Яр Чаллыда - 1101. 167 ипотека теркәлгән Әлмәт районы, Лаеш районы - 88, Яшел Үзән районы - 127 һәм Биектау районы – 66 районнар арасында лидерлык позициясендә.
Авыл ипотекасына килгәндә, татарстанлылар арасында сентябрьдә ихтыяҗ зур: ул вакытта 142 шундый ипотека теркәлгән. Әлеге программаны гамәлгә ашыру буенча Биектау районы алда бара, анда авыл ипотекасы буенча 119 килешү теркәлгән, Арча районында - 102 ипотека.
«Дәүләт программалары гамәлгә кергәннән бирле - ташламалы һәм авыл ипотекасы - Татарстан Росреестры тарафыннан 6 800дән артык шундый ипотека теркәлгән. Әлеге программаларның кирәклеген исәпкә алып, дәүләт ярдәме белән ипотекадан файдаланып, документлар пакетлары Татарстан Росреестрында аерым контрольдә һәм кыскартылган срокларда теркәлә. "Авыл ипотекасы" программасы буенча һәр ипотека килешүен теркәүнең уртача срогы 7 урынына 5 эш көне тәшкил итә", - дип шәрехләде Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
Исегезгә төшерәбез
РФ Хөкүмәте 2020 елның апрелендә 6,5% лы ташламалы ипотека программасын раслады. Ул беренчел базарда торак сатып алуга алынган кредитларга кагыла. Шул ук вакытта түбән ставка кредитның бөтен срогына кагыла. Кредитлау срогы - 20 ел, беренчел кертем - торак бәясенең кимендә 15%ын тәшкил итә. Программаның гамәлдә булуы 2021 елның 1 июленә кадәр озайтылды.
«Авыл ипотекасы» программасы буенча рекордлы түбән ставка буенча кредит бирелә - елына 0,1 проценттан 3 процентка кадәр, 25 елга кадәр бер тапкыр. Кредитның максималь суммасы - 3 млн сум. Авыл җирлегендә йорт, фатир, җир кишәрлеге сатып алырга яки төзергә мөмкин. Ипотеканы РФ ның теләсә кайсы гражданины 21 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге авыл җирендә эшләүгә яки яшәүгә карамастан рәсмиләштерә ала.