Татарстанда туристлык чараларын оештыручылар өчен белем бирү программасы старт ала

2020 елның 4 декабре, җомга

Event Интенсив: Туристлык проектларын эшләүчеләрне масштаблы укытуда катнашырга чакыралар

Белем бирү модуле 14-20 декабрьдә Zoom онлайн платформасында узачак

Event Интенсив –авторларны һәм туристлык проектларын эшләүчеләрне укытуга юнәлдерелгән зур күләмле проект. Президент грантлары фонды һәм «Татнефть» ГАҖ ярдәмендә оештырылган белем бирү программасы территорияләрнең чаралар-брендларын планлаштыру һәм гамәлгә ашыру, шулай ук туризм өлкәсендә эре ивентлар уздыруның һәм аларны алга җибәрүнең яңа форматларын эзләү темаларын ача.

Атна дәвамында федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге 14 эксперт-практик, алар арасында Европа Советы тренеры Наталья Никитина, ФРОС Region PR Идарәсе рәисе Генадий Шаталов, блогер, журналист Елена Харо үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак һәм актуаль сорауларга ачыклык кертәчәкләр:

- Чарада ничек акча эшләргә?

- Дөньяда һәм Россиядә вакыйгалар туризмын үстерүнең нинди трендлары бүген?

- Вакыйгаларга иганәчеләрне ничек җәлеп итәргә?

Программада катнашу өчен 10 декабрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча электрон заявка тутырырга кирәк: https://forms.yandex.ru/u/5fc793698249659816ce5f8.  Программада катнашу бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International