Роспотребнадзор елның бу вакытында температураның кискен салкынаюы белән бәйле салкын тидерүләрне булдырмау өчен һава торышы буенча киенү бик мөһим дип билгели.
Хәзерге вакытта кибетләрдә җылы киемнәрнең, шул исәптән пуховикларның күп модельләре һәм төрләре тәкъдим ителгән. Бу уңайлы кием. Әгәр сез пуховик алырга карар кылгансыз икән, башта сатып алу урынын билгеләргә кирәк. Махсуслаштырылган һәм эре кибетләрдә товарлар һәрвакыт яхшы сыйфатлы, дип санала, ләкин монда да пөхтә булырга һәм сату урынына гына түгел, эшләнмәнең сыйфатына да игътибар итәргә кирәк.
Бу киемне сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк
Беренче чиратта тегелешенә һәм маркировкага игътибар итәргә кирәк, анда җитештерүче ил күрсәтелгән, эшләнмәне ничек юарга һәм карарга кирәклеге турында мәгълүмат булырга тиеш.
Эшләнмәне юганнан соң, һичшиксез, сыктырырга кирәк. Мондый төр киемне җентекләп киптерергә кирәк. Каурый тутырма, җитәрлек кипмәгән очракта, таркала башларга мөмкин.
Киемдә «утюк» тамгасы торса да, (бу җитештерүче үтүкләргә рөхсәт итүне аңлата), тик шуны исегездә тотыгыз, нигездә, пуховиклар ясалган полиэтилен 60 - 70 С температурада эри.
Пуховик тукымасының өске тукымасы, кагыйдә буларак, эшләнмәнең тышкы төрен яхшырту өчен кулланыла торган махсус полимер белән капланган. Сыйфатсыз пропитка кулланганда яки төшерү технологиясен бозганда, тукымаларда таплар барлыкка килергә мөмкин, ә тукыма үзе ялтыравын һәм эластиклыгын югалтырга мөмкин.
Мондый киемнәр химик чистартуга бирелми. Бик еш очракта алар химик кушылмалардан бозыла. Киемне химик чистартуга бирергә яраклылыкны ярлыктагы билгеләрдән карап белегез.
Исегездә тотыгыз, теләсә кайсы киемнең тышкы кыяфәте һәм кулланылу срогы аны ничек файдалануына бәйле. Әйберләргә пөхтә мөнәсәбәт булганда алар озак вакыт матур булып калырга һәм барлык куллану сыйфатларын сакларга мөмкин.
ГОСТ 30332-95/ГОСТ Р 50576-93 буенча «Каурый- мамык эшләнмәләре. Гомуми техник шартлар», ГОСТ 25295-91 «Өске пальто-костюм ассортименты. Гомуми техник шартлар» дигән темага пуховиклар сыйфатына карата түбәндәге таләпләрне күздә тота:
- тутырма чиста, бөтен эшләнмә буйлап тигез итеп бүленгән булырга тиеш, чит ис булмаска тиеш;
- файдаланыла торган тукымалар тыгыз, тотрыклы, төсе физик химик йогынтыларга чыдам булырга тиеш;
- эшләнмәләрне эшкәртү методлары өске кием ясауның сәнәгать технологияләренә туры килергә тиеш;
- машина җөе бертөрле ешлыкта булырга тиеш,тартылган, өзелеп калган җепләр булмаска тиеш.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге