"Арктика" урта мәктәбендә "Игелек һәм шәфкать көне" үткәрелде.

2020 елның 4 декабре, җомга

3 декабрьдә "Арктика" боз сараенда "Игелек һәм шәфкать көне" үтте. "Безгә чакыру буенча Вахитов гимназиясеннән балалар килде. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның мондый очрашулары Арктикада ел саен оештырыла. Һәм бу юлы укучыларны спорт мәктәбе директоры Александр Кузьмин сәламләде. Ул балаларны якынлашып килүче яңа ел белән котлады, аларга сәламәтлек, уңышлар теләде. Бу очрашу истәлегенә балаларга йомшак уенчыклар бүләк иттеләр. Бәйрәм күңелле булды һәм, ышанабыз, балаларда бик күп уңай хис-кичерешләр калдырды" дип хәбәр итәләр спорт мәктәбеннән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International