Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында коррупциягә каршы юнәлешле республика конкурслары йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы узды. Тантаналы чарага Буа муниципаль районы укучылары, конкурсның муниципаль этабында җиңүчеләр чакырылды. Аларның тәкъдим ителгән эшләре республика дәрәҗәсендә иң яхшы дип танылды.
"Видеоролик" номинациясендә "Бел һәм булдырма!" конкурсының призерлары: Кыят урта мәктәбе укучы Вергасов Данил булды. – (җит. Морозова О.В.) һәм Буа шәһәренең 5 нче гимназиясенең 10 нчы сыйныфы "Яңа буын" берләшмәсе (җит.Җамалиева Р. Р.).
Инша-эссе язучылар арасында җиңүче- Югары Лашчы мәктәбеннән Андреев Михаил ( җит. Л.Андреева)
Егетләрне һәм җитәкчеләрне җиңүләре белән котлыйбыз!