Узган елдагы кебек үк, "Арктика" спорт мәктәбе территориясендә дә ачык шугалак эшли башлады. Бозны спорт мәктәбе укучылары, сәләтле балалар өчен лицей-интернат укучылары сынап карадылар. Ачылу хөрмәтенә тимераяклар бушлай бирелде. "Алга таба биредә үз тимераяклары булмаганнар өчен тимераяклар прокаты да эшли башлаячак" - дип хәбәр итә спорт мәктәбе.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, СПИДка каршы көрәш һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны һәм өлкәннәрне актив физик шөгыльләнергә җәлеп итү максатыннан барлык килүчеләргә дә керү БУШЛАЙ. Үз тимераягың белән килергә яки аларны прокаттан бөтенләй бушка алырга мөмкин (инвалидлар декадасында гына).
Шугалакның эш режимы 15.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр.
Шугалак "Арктика" боз сарае артында урнашкан.