16 нчы ноябрьдән 23 нче ноябрьгә кадәр "Форпост" үзәге ЮХИДИ профилактикасы бүлеге белән берлектә "Юл хәрәкәте кагыйдәләре барлык кешеләр өчен дә" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде. Кичә конкурска йомгак ясалды. Барысы да "Форпост" үзәгеннән грамоталар алды, ә җиңүчеләр һәм призерлар Юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау бүлегеннән кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар.