Казан шәһәрендә "Сәләт" клубы һәм Татарстан Республикасының "Сәләт" яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан 4, 5 декабрьдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән Рөстәм Бикмуллин исемендәге "БикаФест" Республика яшьләр музыкаль-шигъри фестивале үткәрелде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча "Гран-при" номинациясендә җиңүче билгеләнде. Буа данын "Буа ветеринария техникумы"ның "Электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромантер" бүлегенең 1 курс студенты Илфат Исмәгыйлев яклады.