Хөрмәтле Буа муниципаль районының иреклеләр хәрәкәтендә катнашучылар, югары профессиональлегегез, актив гражданлык позициягез өчен Волонтер көне белән котлауларны кабул итегез.
Буа районы үзенең ирекле хәрәкәте белән хаклы рәвештә горурлана ала. Безнең районда 2600 дән артык кеше төрле юнәлешләр буенча волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Болар, бергәләп эшләргә, авыр хәлдә калучыларга кул сузарга әзер булган - «Волонтер-медиклар», «Җиңү волонтерлары», #БезБергә иреклеләре. Быел иреклеләр хәрәкәте аеруча зур әһәмияткә ия булды — пандемия чорында алар ярдәменә күпләр мохтаҗ.
Кыенлыкларга һәм чикләүләргә карамастан, волонтерлар «кайнар линия» эшен тәэмин итәләр. Көн саен онлайн режимында, тәнәфессез һәм ялларсыз консультацияләр үткәрәләр, авыр тормыш хәлендә калган бөтенләй таныш булмаган кешеләргә психологик ярдәм, ветераннарга, пенсионерларга, күп балалы гаиләләргә һәм аз керемле гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтәләр.
Кадерле дуслар, үз энергиягез һәм битараф булмавыгыз белән сез дөньяны яхшырак итәсез! Сезнең үрнәк үзе илһамландыра! Бер генә тапкыр булса да, башкаларга ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәт, чын күңелдән сезгә бетмәс-төкәнмәс оптимизм, сәламәтлек, энергия һәм һәр башлангычта уңышлар телим! Халыкыбыз файдасына игелекле эшләр эстафетасын дәвам итүдә уңышлар сезгә.
Буа муниципаль районы Башлыгы Р. Р. Камартдинов