Калган укучыларның җиңүләренә килгәндә, Казан федераль университеты үткәргән төбәкара олимпиадада 11 сыйныфтан Айгөл Сәгъдиева, 10нчыдан Фәнис Җиһаншин, Алинә Җәләлова икенче, 11 сыйныфта укучы Ландыш Бакирова, 10 сыйныфтан Ләйлә Хәбибуллина өченче урын алып кайттылар. Былтыр да җиңүчеләр арасында иделәр.
Алар барысы да татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында призлы урыннар алдылар. Ландыш, Фәнис, Ләйлә узган ел республика күләмендә призерлар булдылар. Алинә әле тагын әкиятләр, хикәяләр дә иҗат итә.