Кышны озаттык, Яз “елый”

2013 елның 20 марты, чәршәмбе
“Наратлык” урманында спорт-сәламәтләндерү чаңгы базасы ачылган көндә Масленица бәйрәме дә гөрләде.
Православие динен тотучыларның   җиде атна дәвам итәчәк Бөек уразага әзерлек чоры якыннарың белән килешүгә, үпкәләүләрне кичерүгә багышлана. Әле ул тагын күп һәм туклыклы ризык, дигәнне дә аңлата. Моны яхшы белгән авыл җирлекләре бу бәйрәмгә сый-нигъмәтнең ниндиен генә алып килмәгәннәр! Һәрбер табын түрендә масленицаның төп атрибуты – түм-түгәрәк коймаклар урын алган. Монысы инде тизрәк табигать уянсын, кояш елмайсын, уңыш мул булсын, дигән нияттән эшләнә. Бәйрәмгә килүчеләр дә, чаңгы ярышында катнашучылар да тәм-томнар белән рәхәтләнеп сыйланды, кайнар чәй белән җылынды.
Уен-көлке, җыр-биюләр дә тынып тормады. Бизәлгән җигүле атлар, пони кечкенә пассажирларны мәй-дан әйләндерделәр. Фольклор ансамбльләре һәркемнең күңелен күрергә тырышты. Театрлаштырылган тамашадан соң Кыш карачкысының көле күккә очты. 
Соңыннан барысы бергә аның тирәли җыр җырлап әйләнделәр, яз килүен теләделәр. Кышны озату бәйрәмен генә көткән, диярсең, ике көннән яз хакимлек итәргә кереште.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International