8 декабрьдә 7.20 сәгатьтә «Татарстан радиосы» нда «Яңа көн» программасы чыгачак, анда Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары катнашачак.
Узган атнада Федерация Советы «дача амнистиясен» биш елга — 2026 елның 1 мартына кадәр озайта торган законны хуплады. Күчемсез милекне рәсмиләштерүнең яңа гадиләштерелгән тәртибенең нечкәлекләре турында Татарстан Росреестрының физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева һәм ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина сөйләделәр.
Казанда «Татарстан радиосы» 99.2 FM дулкынында хәбәр итә.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, узган радиоэфирларның язмалары белән ведомствоның рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru «Матбугат хезмәте-радиоэфирлар» бүлегендә, шулай ук безнең Вконтакте да. vk.com/rosreestr16.