Буа шәһәрендә Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек турында фикер алыштылар

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Кичә, 7 декабрьдә, район Башлыгы - Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе Ранис Камартдинов рәислегендә, Буа муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта каралган төп мәсьәләр- Буа муниципаль районы территориясендә яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре чорында гражданнарның иминлеген тәэмин итү системаларының тотрыклылыгын тәэмин итү,  Буа муниципаль районы территориясендә яңа ел бәйрәмнәрен әзерләгәндә һәм уздырганда янгынга каршы чаралар комплексын үтәү. Махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорга таләпләр белән Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше инспекторы Константин Волков таныштырды. «Яңа ел бәйрәмнәре чорында барлык хезмәтләргә кизү торырга, көчәйтелгән режимда эшләргә. Бәйрәм чаралары үткәрелгән урыннарда, бигрәк тә балалар катнашында узган чараларда җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү һәм бу максатлар өчен халык дружиналары әгъзаларын җәлеп итү чараларын күрергә. Пиротехника эшләнмәләрен куллануны контрольдә тотуыгызны сорыйм», - дип ассызыклады Ранис Рафис улы. «Мәгариф объектларында Яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында» доклад белән «Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы урынбасары Алия Бикчәнтәева чыгыш ясады. Утырыш тәмамлангач, комиссия әгъзалары тарафыннан яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре уздырганда гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметергә мөмкинлек бирә торган алдагы чорга куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чаралар һәм профилактик чаралар комплексын раслау турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International