2020 елның 17 декабрендә эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр көне» узачак

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

2020 елның 17 декабрендә үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатларында Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында «Ачык ишекләр» Бердәм көнен уздыра.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында (ТР, Буа ш., Ефремов ур., 135 «В») консультация өчен алдан язылу түбәндәге телефон номеры буенча башкарыла: 3-52-89 (2020 елның 14-16 декабрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ашка 12.00 дән 12.45 кә кадәр тәнәфес), шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк. “Ачык ишекләр”нең максаты - идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.

Игътибар итегез, консультациягә язылган эшкуарларга Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең (Татарстан) Территориаль бүлегендә булганда, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында сулыш органнарын шәхси саклану чараларын (битлек, респираторлар) кулланырга кирәк.

Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү - хокук бозулардан качуның иң яхшы ысулы!

Без Сезне "Ачык ишекләр" Бердәм көнендә консультацияләрдә көтәбез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International