2020 елның 4 декабрендә Буа шәһәренең 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар булып узды. Анда шәһәр Советы депутатлары, иҗтимагый оешмалар, «Бердәм Россия» сәяси партиясе, предприятие, оешма һәм учреждениеләр вәкилләре, кызыксынган гражданнар катнашты.
Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты проекты турында доклад белән Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Я. Галәветдинов чыгыш ясады, өстәмә доклад белән бюджет – финанс мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Р. Н. Насыйбуллинны тыңладылар.
Ачык тыңлауларда катнашучылар нәтиҗә ясадылар: Буа муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты проектын барлык кисәтүләр белән хупларга, аны Буа шәһәр Советының даими комиссияләренә тапшырырга, Буа шәһәр Советына ТР Буа муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты проектын чираттагы утырышта карарга һәм икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим итәргә.
Комиссия рәисе Зайцева С.А.