Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрүнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан гражданнарның, физик һәм юридик затларның, дәүләт һәм муниципаль мөлкәтнең тормыш-көнкүрешен һәм сәламәтлеген саклау, 1994 елның 21 декабрендәге 69-ФЗ номерлы «Янгын куркынычсызлыгы турында» Федераль законның 30 статьясы һәм 1993 елның 18 маендагы 1866-XII номерлы «Янгын куркынычсызлыгы турында» Татарстан Республикасы Законының 25 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башкарма Комитеты 2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы территориясендә янгынга каршы махсус режим билгеләргә карар кылды.

 Махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда 1-3 класслы пиротехника әйберләрен (бенгаль утларыннан, хлопушкалардан тыш): сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык - энергетика комплексы (шул исәптән линияләрдән тыш) чикләреннән 500 метр-торак - коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кешеләр күп була торган объектлардан, автомобиль юлларыннан 50 метр ераклыкта куллануны тыюны билгеләргә.

Әлеге карар 07.12.2020 елдан үз көченә керде. Карар белән тулырак Буа муниципаль районының рәсми сайтында сылтама буенча танышырга мөмкин https://buinsk.tatarstan.ru/postanovlenie.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International