Бүген Буа районында ветераннарның җирле иҗтимагый оешмасы советының хисап-сайлау конференциясе узды. Анда район башлыгы Ранис Камартдинов, Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков, шәһәр һәм районның башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре һәм башкалар катнашты.
2015 елның 15 ноябреннән 2020 елның 10 декабренә кадәр җирле ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы советы эше турында район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова хисап тотты. Шулай ук иҗтимагый оешма белән бергә эшләү турында социаль яклау бүлеге башлыгы Ләйлә Камалова, «Буа район хастаханәсе» ДАССУнең баш табибы Рөстәм Сәмәрханов, мәдәният идарәсенең башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Гөлчәчәк Кәлимуллина мәгълүмат бирделәр. Район башлыгы Ранис Рафисович башлангыч ветераннар оешмалары вәкилләренә, активистларга яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү мәсьәләләрендә максатчанлыклары һәм районның иҗтимагый тормышында катнашулары өчен рәхмәт җиткерде һәм алга таба да нәтиҗәле эш алып барылуына ышаныч белдерде: «Бүген безнең алда яңа максатлар, яңа бурычлар тора, аларны тормышка ашыру безнең белән дустанә һәм үзара ярдәм итү белән бәйле. Ышанам ки, киләчәктә дә безнең район иминлеге өчен уртак иҗади эшебез дәвам итәчәк».
Район ветераннар советы эше республика ветераннар (пенсионерлар) Советы ягыннан да югары бәяләнде, һәм бер тавыштан Җәүһәрия Хөснетдинова Буа муниципаль районының ветераннар (пенсионерлар) Советы Рәисе итеп яңадан сайланды. Совет активистларын тантаналы бүләкләү - чараны матур тәмамлау булды.