Гражданин Р.га таныш булмаган номердан шалтыраталар. Ул үзен "Саклык банкы"ның куркынычсызлык хезмәткәре дип атый. Сөйләшү барышында ул Р.ның банк картысын “җимерергә” телиләр һәм аңа картада булган акчаларын башка хисапка күчерергә тәкъдим итә. Алга таба телефоннан сөйләшүне хатын-кыз “хезмәткәр” дәвам итә, ашыгыч рәвештә Р.га якын тирәдәге “Саклык банкы” банкоматын табарга сорый. Р. Буа шәһәренең “Пятерочка” кибетендәге банкоматка китә, шул ук вакытта хаты-кыз “хезмәткәр” челтәрдән өзелми тора. Р. Үз картасыннан 40000 сум акчасын салдыра, алга таба хатын-кыз 6-8 цифра әйтә, Р.аларны банкоматта җыя һәм акчасын күчерә. Алга таба челтәрдәге хатын-кыз 900 номерына шалтыратып картадан блокны салдырырга сорый. Тик шул чакта Р. Үзе белән сөйләшүчеләрнең мошенниклар булуына төшенә һәм телефондагы эңгәмәне өзә. Шуннан соң, полиөия бүлегендә гариза яза. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә РОССИЯ ЭЧКЕ ЭШЛӘР МИНИСТРЛЫГЫНЫҢ БУА РАЙОНЫ БУЕНЧА БҮЛЕГЕ.
Хөрмәтле буалылар! Сезне уяу булырга һәм телефон мошенникларына ышанмаска чакырабыз. Мошенниклар еш кына үзләрен банк хезмәткәрләредип таныштыра. Ничек кенә ышанычлы яңгыраса да, аларның хәйлә-мәкерләренә бирешмәгез! Әгәр сезгә шундый шалтырату килә икән, ул чакта: беркемгә дә үзегез һәм банк картагыз мәгълүматларыгызны хәбәр итмәгез. Әгәр сезгә чын банк хезмәткәре шалтырата икән, ул, һичшиксез, сезнең банк түләү картасының номерын сорамаячак. Әгәр сезнең счетны кулланып, кемдер санкцияләнмәгән операцияләр ясарга омтылса, Банк моны сизәчәк, аның хезмәткәрләре башта сезнең банк түләү картасын блоклый, шуннан соң кабул ителгән карарның сәбәбен (берни дә төгәлләштермичә) сезгә хәбәр итәчәк һәм үз учреждениеләренә акчалата акча алу һәм картаны күчерүгә гариза язу өчен паспорт белән чакырачак.